Covid-19 инфекциясе аркасында авыручылар саны кимегән.
Яңа коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммы акрынлап сезонлы ОРВИга күчә бара.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Омикрон» штаммы ачыкланган пациентларның 95 проценты авыруны көчле респиратор вирус инфекциясе кебек кичергән. Бу әлеге штаммның сезонлы авыруларга һәм ОРВИ төркемендәге сезонлы инфекцияләргә якынаюы турында тагын бер кат сөйли», — дип билгеләп үтте спикер.
«Татар-информ» республикада Covid-19 инфекциясе аркасында авыручылар саны җиде атнадан соң беренче тапкыр кимүе турында хәбәр иткән иде инде.
Фото: t.me/tatmediaofficial
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев