Россиядә мәктәп укучыларын аномаль эсселек аркасында каникулга иртәрәк җибәрергә уйлыйлар
Иҗтимагый палатада сыйныфларда кондиционерлар булмавын, ә ачык тәрәзәләрнең артык җылынудан коткармавын аңлаттылар
Аномаль эссе һава торышы аркасында уку елын берничә көнгә иртәрәк тәмамларга тәкъдим иттеләр. Беренче чиратта бу кече сыйныф укучыларына кагылачак, дип белдерде Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб.
"Без монда балаларның да, укытучыларның да сәламәтлеген саклап калачакбыз. Тагын бер тапкыр әйтәм, күп кенә мәктәпләрдә кондиционерлар юк, ә ачык тәрәзәләр шулай ук коткармас, җиңеләйтмәсләр», — дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.
Гриб билгеләп үткәнчә, берничә көнгә кыскарту укуга тәэсир итмәячәк, әмма хезмәткәрләр һәм укучыларның хәле өчен куркынычлардан качарга ярдәм итәчәк.
Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Һава +26дан +33 градуска кадәр җылынды, бу нормадан 9-11 градуска югарырак. Татарстанлыларны әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә, өлкәннәр һәм авырулар янына көненә бер тапкыр килергә, даруларны тиешле температурада сакларга һәм дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә чакыралар. Казан табибы авыл халкына бу чорда үз хәлен ничек җиңеләйтергә кирәклеге турында киңәшләр бирде: эссе һава торышын авыр кичергән кешеләргә гомумән кирәксезгә өйдән чыгарга ярамый.
Чыганак: «Вечерняя Каазань»
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев