ТКХ тарифларының суммар артуы ел дәвамында фаразлана торган инфляция дәрәҗәсеннән артык булырга тиеш түгел.
Россия Икътисад министрлыгы 2019 елда торак-коммуналь тарифларны ике этапта арттырырга тәкъдим итә. Бу турыда "Коммерсант" язды.
Ике процентка беренче тапкыр арттыру 2019 елның 1 гыйнварында, өстәмә кыйммәткә салым (НДС) арту белән бәйле булырга тиеш, дип исәплиләр министрлыкта.
2019 елда тарифларның гадәттәгечә 1 июльдә артуы 4 процент урынына 2,4 процент булырга тиеш. Чөнки торак-коммуналь тарифлар ел дәвамында фаразлана торган инфляция дәрәҗәсеннән артык булырга тиеш түгел.
Россия Икътисад министрлыгы тәкъдимен Энергетика министрлыгына, Төзелеше министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырганнар.
Фото: https://pixabay.com | AlexanderStein


Нет комментариев