Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия олимпия җыелмасын яклаган флешмоб меңләп катнашучыны җыйган

Акциядә гади шәһәр кешеләре дә, спорт һәм сәнгать әһелләре дә булган.

ВДНХ шугалагында Россия олимпия җыелмасын яклаган флешмоб меңләп катнашучы җыйган. Алар үз фигуралары белән Россия әләмен ясады, дип хәбәр итә ТАСС.

Акциядә гади шәһәр кешеләре дә, спорт һәм сәнгать әһелләре дә булган. Алар арасында Алла Духова һәм “Тодес” балеты, тимераякта узышучы Лада Задонская һәм Александр Никитин, гимнастка Алия Мостафина.

Җанатарлар ил командасына теләктәшлек белдерә ала. Аларга ил әләмен куллануда тыюлар юк, - дип билгеләп үтә Zasport компаниясенең Россия җыелмасы рәсми экипировкасы баш дизайнеры Анастасия Задорина.

Алдан Халыкара олимпия комитетының башкарма комитеты допинг-җәнҗал аркасында Россия җыелмасы ил командасын Көньяк Кореяда Пхенчхан шәһәрендә узучы Кышкы уеннарда катнашудан читләштергән иде. Россия спортчылары нейтраль Олимпиада әләме астында чыгыш ясый ала.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев