Россия территориясендә талпаннар активлаша торган чор башланды
Яңалыклар

Россия территориясендә талпаннар активлаша торган чор башланды

3 миллион чамасы кешегә прививка ясарга җыеналар.

Россиядә талпаннар чоры башланды. Әлегә талпаннар китергән зыян аркасында авырып, хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны уртача дәрәҗәдән артмады. Бу турыда Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Талпаннар аркасында йогышлы авыру йоктыру очрагы теркәлмәде. Россиядәге барлык субъектларда да талпаннарга бәйле профилактика эшләре бара", - диелгән ведомство хәбәрендә.

Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, ел башыннан бирле 800 меңнән артык кешегә талпан энцефалитына каршы прививка ясалган, тагын 3 миллион чамасы кешегә вакцина ясарга җыеналар. 

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев