Россиядә иң аз хезмәт хакы түләнелә торган эш урыны билгеләнде
Яңалыклар

Россиядә иң аз хезмәт хакы түләнелә торган эш урыны билгеләнде

Нәтиҗә агымдагы елның март ае мәгълүматларына нигезләнеп ясалган.

Россиядә кием-салым производствосында эшләүчеләр иң аз хезмәт хакы ала. Бу хакта РФ Дәүләт статистикасы федераль хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә RT.

Нәтиҗә агымдагы елның март ае мәгълүматларына нигезләнеп ясалган. Кием-салым производствосы эшчеләренең уртача хезмәт хакы 18 мең 679 сум тәшкил итә, бу узган елга караганда, 4 процентка түбән.

Шулай ук күн эшләнәмләре производствосында эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы түбән – 21 мең 566 сум. Мебель җитештерү өлкәсендә хезмәт куючылар уртача 21 мең 935 сум акча ала.

Фото: https://pixabay.com | klimkin
http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев