Россиядә кытай теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы кертелә
Рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханына текстка тыныш билгеләре буенча анализ ясау биреме кертеләчәк.
Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы бирергә мөмкин. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән «Известия» яза.
Шулай ук рус теле буенча БДИ да үзгәрешләр кичерәчәк. Анда текстка тыныш билгеләре буенча анализ ясау биреме кертеләчәк.
Яңа уку елында Россия мәктәпләре соңгы 10 елда рекордлы санда укучылар кабул итәчәк - 15,6 млн кеше. Беренче сыйныфка 1,8 млн укучы керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев