Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр астрологик фаразларга азрак ышана башлады

Сораштырылучыларның нибары 15 проценты гына астрологлар фаразларына ышана.

Россия халкы гороскопларга һәм астрологик фаразларга азрак ышана башлады, дип хәбәр итә ТАСС Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруга сылтама белән.

Сораштыру мәгълүматларына караганда, 2019 елда Россиядә яшәүчеләрнең 15 проценты гына астрологлар киңәшләренә һәм фаразларына ышана. Чагыштыру өчен: 2015 һәм 2000 елда мондый кешеләрнең өлеше ике тапкырдан да артыграк иде - 31% һәм 33%.

Моннан тыш, РФ халкы гипноз белән дәвалануга азрак ышана башлаган. Аларның саны шулай ук ике тапкырга диярлек кимегән — 2015 елда 41%тан һәм 1990 елда 63%тан 2019 елда 22%ка кадәр. 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев