Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләрнең күпчелеге Курил утрауларын Япониягә бирүгә каршы

Утрауларны Япониягә бирүгә каршы килүчеләр үзләренең карарын моның инде хәл ителгән мәсьәлә икәнлеге һәм Курильның Россиянеке булуы белән аңлата.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россиялеләрнең күпчелеге (77 процент) Курил төркемендәге көньяк утрауларны Япониягә бирүгә каршы. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Респондентларның 79 проценты Курил утрауларын Япониягә кире кайтару таләбе турында белә. Утрауларны Япониягә бирүгә каршы килүчеләр үзләренең карарын моның инде хәл ителгән мәсьәлә икәнлеге һәм Курилның Россиянеке булуы белән аңлата.

Шул ук вакытта, респондентларның уннан бере Россия Курил утрауларын сугышып кире кайтарды дип раслый.

Утрауларны Япониягә бирү белән килешүчеләр тынычлык килешүе төзү (14 процент) һәм ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең үсүен (7 процент) моңа дәлил итеп китерә.

Фото: https://pixabay.com | ashirova0

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев