Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көне белән котлады

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

«Кадерле татарстанлылар! Мөхтәрәм кунаклар! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне күренекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан ихлас котлыйм.

922 елда борынгы бабаларыбыз гаять мөһим тарихи үсеш юлын сайлады, бу вакыйга исә татар халкының язмышын билгеләде һәм тулаем ислам дөньясы алгарышына бәрәкәтле йогынты ясады. Идел буенда төрле мәдәниятләр һәм төрле диннәр арасында тыгыз элемтәләр, үзара хезмәттәшлек урнашкан тиңдәшсез гомуммәдәни киңлек барлыкка килде.

Торгызылган Шәһре Болгар бүгенге көндә дә дин, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен, галимнәрне һәм сәнгать әһелләрен, дөньяның төрле кыйтгаларыннан күпсанлы кунакларны үзенә җәлеп итә торган мәшһүр мәркәз булып тора. Изге Болгар җыены – буыннар бәйләнешенең, туган җирне ихлас яратуның, борынгыдан туплана килгән рухи хәзинәләребезгә тугрылык саклауның ачык дәлиле. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында болар барысы да тагын да зуррак әһәмият ала.

Бик җаваплы хәзерге чорда төрле сынауларга, читтән янаган хәвефкә без бердәм төстә каршы торабыз, күпмилләтле илебез иминлеген һәм куркынычсызлыгын ныгыту турында кайгыртабыз.

Соңгы көннәрдә Казанда узган чаралар – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисадый форумы, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы – диннәр арасындагы һәм халыкара багланышларга яңа этәргеч бирде. Аларда абруйлы ватандашларыбыз һәм чит ил кунаклары катнашуы исламның эчке мәсьәләләрен хәл итүдә һәм башка диннәр белән үзара мөнәсәбәтләрдә күркәм нәтиҗәләргә ирешергә, тотрыклы халыкара арадашлыкны һәм дәүләт белән дини оешмалар арасында үзара файдалы эшчәнлекне үстерергә омтылуыбызны раслый.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителү көнен быел ихлас күңелдән дога кылып, дустанә очрашулар уздырып һәм игелекле гамәлләр белән билгеләп үтәрбез дип ышанам.

Һәммәгезгә дә чын йөрәктән бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Бөек Ватаныбыз һәм үзебез һәрчак Аллаһ рәхмәтендә булсак

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-idel-bue-bolgar-daulatenda-islam-dinen-kabul-itu-kone-belan-kotlady-5887878

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев