Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Быел Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгын һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгын билгеләп үтә. Бик зур хезмәт, батырлык һәм тугрылык беренче юл салучыларга Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан нефтен чыгаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Шул вакыт эчендә безнең республикада 3,5 млрд тонна «кара алтын» чыгарылган.

Берничә буын геолог, геофизик, бораулаучы, шахтада эшләүче, инженер, техник һәм галимнәрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан илнең төп нефть-газ үзәкләренең берсенә әверелде.

Без республиканың социаль-икътисади үсешенә нигез салган ветераннарны искә алабыз һәм хөрмәт күрсәтәбез.

Бүген нефть-газ сәнәгате предприятиеләренең хезмәт коллективлары икътисадыбызны үстерүгә саллы өлеш кертүен дәвам итә. Алар табыш алуда, җитештерүнең нәтиҗәлелеге, ресурслар базасын үстерүдә югары казанышларга ирешә.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә, хезмәт ветераннарына Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», диелгән Татарстан Рәисе котлавында.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-neft-ham-gaz-sanagate-xezmatkarlaren-honari-bairamnare-belan-kotlady-5875800

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев