Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов блог алып баручы популяр төбәк җитәкчеләре унбишлегенә керде

Рейтингта беренче өч урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Санкт-Петербург башлыгы Александр Беглов алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрь аенда социаль челтәрләрдә блоглар алып баручы төбәк җитәкчеләре арасында массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алынучылар рейтингында унберенче урынны алды. Республика җитәкчесенең телгә алыну индексы бер ай эчендә бер пунктка күтәрелгән. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе аналитиклары әзерләгән тикшеренүдә әйтелә.

«Рөстәм Миңнеханов социаль челтәргә Михаил Шуфутинскийның «Третье сентября» җыры белән коллаж куйган», - дип аңлатыла рейтингка комментарийларда журналистларның Татарстан Президентының шәхси сәхифәсенә карата кызыксынуы.

Рейтингта беренче өч урынны, бер ай элеккеге кебек үк, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Санкт-Петербург башлыгы Александр Беглов алды.

«Медиалогия» рейтингы 52 меңнән артык чыганак, шул исәптән телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, шулай ук интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары базасына нигезләнеп төзелгән.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев