Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте

Әлеге чорда ТР Президенты вазифаларын ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көннән башлап кыска вакытлы ялда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент 26 марттан 1 апрельгә кадәр ял итәчәк.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә, әлеге чорда ТР Президенты вазифаларын ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак. 

Фото: Ильнар Тухбатов


Нет комментариев