Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм дөньяның татар эшмәкәрләрен татарча сөйләшергә өндәде

ТР Президенты катнашында узган VIII "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумына 51 төбәк һәм 4 чит илдән 267 эре бизнес вәкиле җыелган иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" VIII форумы кунакларын татарча сөйләргә һәм туган телне өйрәнергә чакырды. Форумның пленар утырышы бүген Чаллы шәһәренең ИТ-паркында узды.

Президент форумда докладларның күпчелеге татар телендә яңгырамавын тискәре бәяләде. "Чыгыш ясаучылар докладларын: "Кадерле дуслар, сезне шат күрергә", - дип, татарча ике җөмлә белән башлап җибәрә дә, кеше аңламас дип, рус телендә сөйләүгә күчә. Эш - телебезне белмәүдә", - диде ул.

"Əлбәттә, туган телен белмәгән кеше дә безнең өчен ул - татар, әгәр җаны татар булса. Əмма татар җанлы кеше азмы-күпме татар телен өйрәнергә тырышыра. Безнең буыннан соң татар теленең бөтенләй юкка чыгуы мөмкин, шуңа күрә без балаларыбызга үрнәк булырдай татарча сөйләшергә тиешбез", - диде Президент.

  • Быелгы форумда Россиянең 51 төбәгеннән һәм 4 чит илдән килгән 267 эре бизнес вәкиле катнаша.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев