Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов транспорттагы полиция хезмәткәрләренә яңа машина ачкычлары тапшырды

Барлык техника республика бюджеты акчасына сатып алынган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, транспорттагы эчке эшләр органнарының 100 еллык юбилее уңаеннан, идарәнең шәхси составына 17 берәмлек техника тапшырды. Алар арасында «Рено», «Шевроле», «УАЗ», «ГАЗель» машиналары һәм ике снегоход бар.

«Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең республика күп кенә чаралар үткәрә. Алар арасында халыкара дәрәҗәдәге чаралар да бар. Әйтик, без футбол буенча дөнья чемпионатын иң югары дәрәҗәдә уздырдык. Биредә, әлбәттә инде, сезнең идарәнең дә зур өлеше бар», - диде Татарстан Президенты.

Президент шулай ук җәмәгать тәртибен тәэмин иткәннәре һәм кисәтү эшләре алып барганнары өчен идарә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

«Теләсә кайсы бүлекчәнең матди-техник торышы нәтиҗәле эшләү өчен бик тә мөһим. Бүген без сезгә эшегез тагын да нәтиҗәлерәк булсын әлеге техниканы тапшырабыз», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Фото: Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев