Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба мәчетенә мөгаллимәләр чакырылып хөрмәтләнде

Бүген Саба җәмигъ мәчетенә Аллаһы Тәгалә юлында армый-талмый хезмәт итүче, районыбыз мәчетләрендә дин сабаклары укытучы мөгаллимәләр чакырылып хөрмәтләнде. Районыбыз мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов чарада катнашучыларны беренче яз бәйрәме белән тәбрикләгәннән соң, Исламда хатын-кызның хакы, җәмгыятьтәге урыны, ана буларак вазыйфалары турында сөйләде һәм районыбыздагы дини вәзгыятькә тукталып китте. Саба мәчетендә инде...

Бүген Саба җәмигъ мәчетенә Аллаһы Тәгалә юлында армый-талмый хезмәт итүче, районыбыз мәчетләрендә дин сабаклары укытучы мөгаллимәләр чакырылып хөрмәтләнде. Районыбыз мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов чарада катнашучыларны беренче яз бәйрәме белән тәбрикләгәннән соң, Исламда хатын-кызның хакы, җәмгыятьтәге урыны, ана буларак вазыйфалары турында сөйләде һәм районыбыздагы дини вәзгыятькә тукталып китте. Саба мәчетендә инде озак еллар дини гыйлем бирүче остазбикә Расиха Нәҗметдинова, Рәсимә Рәхимова, Эзмәдән Мәдинә Исламова, Явлаштаудан Тәслимә, Гөлчәчәк, Иштуганнан Рәйсә, Сабабаштан Нәзирә, Шәмәрдәннән Вәсилә ханымнар үз мәхәлләләрендәге дини укуларның ничек оештырылуы турында бәян иттеләр. Алга таба Саба җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Яхин, мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алмаз Галимҗановларның чыгышлары тыңланды, чарада катнашучыларның сорауларына үтемле җаваплар бирелде.Гомумән, әлеге очрашу үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу кебек узды. Соңыннан хөрмәтле мөгаллимәләребез мул сыйлы бәйрәм табыны янына чакырылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев