Саба Сабантуенда тавыктан шашлык сатылмаячак
2013 елның 8 июнендә Байлар Сабасында үтәчәк Сабантуйда сату һәм халыкка җәмәгать туклану хезмәте күрсәтергә теләк белдерүче эшмәкәрләр, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре игътибарына! Ашау ризыклары белән сәүдә иткән очракта түбәндәге таләпләр куела: Сатыла торган товарларның исемлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Саба районында...
2013 елның 8 июнендә Байлар Сабасында үтәчәк Сабантуйда сату һәм халыкка җәмәгать туклану хезмәте күрсәтергә теләк белдерүче эшмәкәрләр, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре игътибарына!
Ашау ризыклары белән сәүдә иткән очракта түбәндәге таләпләр куела:
Сатыла торган товарларның исемлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Саба районында территориаль бүлеге тарафыннан расланган булырга тиеш.
Тиз бозыла торган продукцияләргә суыткычлар булуы зарур, сатучыларга кул юарга уңайлыклар булдырылырга тиеш.
Сатыла торган продукциягә сертификатлар, декларация һәм сыйфат таныклыклары булу мәҗбүри.
Сатучыларның исемлеге һәм медицина кенәгәләре булырга, алар персональ санитар минимумы буенча укыган булырга тиеш. Махсус эш киеме мәҗбүри.
Җәмәгать туклану хезмәте күрсәтүче, шашлык әйберләре пешерүче нокталарга өстәмә түбәндәге таләпләр куела:
Шашлык яки башка пешереп бирә торган ашау ризыкларының эшләү чималына шулай ук сертификатлар, декларацияләр һәм сыйфат таныклыклары, шашлык ярымфабрикатларына җәмәгать туклану оешмаларыннан эшләтеп алынган турында документлар булу мәҗбүри, сатыла торган ризыкларның исемлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Саба районында территориаль бүлеге тарафыннан расланган булырга тиеш.
Сатучыларга аерым, хезмәт күрсәтә торган халыкка аерым кул юарга уңайлыклар булдырылырга тиеш, тиз бозыла торган продукцияләргә суыткычлар булуы зарур.
Ачык ут кулланганда 2 утсүндергеч кирәк.
Җәмәгать туклану ноктасында хезмәт бер тапкыр куллану савытлары белән тәэмин ителергә, махсус эш киеме булырга тиеш. Тавык итеннән шашлык тыела.
Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта предприятие, учреждение, оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә сәүдә итү рөхсәт ителмәячәк.
Оештыру Һәм урыннар билгеләү 7 июньдә кичке сәгать 5тә район Сабантуе сәүдә урынында каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев