Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба сәнгать мәктәбе укучылары зур уңышларга иреште

Саба сәнгать мәктәбенең гармунчылар һәм курайчылар ансамбльләре Чаллы шәһәрендә узган «Моң чишмәсе» фестиваль-конкурсында чыгыш ясап, "Инструменталь башкару" номинациясендә II дәрәҗә лауреат Дипломнарына лаек булды. 30 мартта Арча шәһәрендә үткәрелгән "Арча ягы - данлы Тукай ягы" VIII республикакүләм балалар иҗаты конкурсында да уңышлы чыгыш ясадылар. Баянчылар һәм курайчылар ансамбльләре (җитәкчеләре Раилә...

Саба сәнгать мәктәбенең гармунчылар һәм курайчылар ансамбльләре Чаллы шәһәрендә узган «Моң чишмәсе» фестиваль-конкурсында чыгыш ясап, "Инструменталь башкару" номинациясендә II дәрәҗә лауреат Дипломнарына лаек булды.


30 мартта Арча шәһәрендә үткәрелгән "Арча ягы - данлы Тукай ягы" VIII республикакүләм балалар иҗаты конкурсында да уңышлы чыгыш ясадылар. Баянчылар һәм курайчылар ансамбльләре (җитәкчеләре Раилә Фатыйхова, Сәйдәш Солтанов) - II, гармунчылар ансамбле (Алмаз Газизов) III дәрәҗәдәге Лауреат Дипломына лаек булдылар. Баян сыйныфы укучысы Радик Әхмәтшин халык уен кораллары номинациясендә II дәрәҗә Диплом алды.


"Мизгел" бию коллективы "Алло, без талантлар эзлибез" ачык республика конкурсында катнашты. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында үткән бәйгедә Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдән дә танылган биючеләр чыгыш ясаган. Сәнгать мәктәбе биюче егет-кызлары эстрада һәм халык биюләрен башкарып II һәм III урыннарга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба чаллы курай сәнгать алабуга алло, мы ищем таланты моң чишмәсе Арча ягы – данлы Тукай ягы баян