Сабада төнге чаңгы ярышлары узды (+видео)
Ярышларда Саба, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә, Арча районнары, шулай ук Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Киров өлкәләреннән килгән спортчылар катнашты.
7 февраль көнне Байлар Сабасында «Саба‑Чаңгы 2026» масштаблы чаңгы ярышлары узды. Ярышларды катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин сәламләде, СВО катнашучысы Марат Гарипов барысына да махсус хәрби операция зонасында күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Стартка Саба, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә, Арча районнары, шулай ук Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Киров өлкәләреннән килгән чаңгычылар басты. Ярышлар бик оешкан төстә барды.Чаңгы спортын дөрестән дә яраталар һәм үз итәләр. Чаңгы трассасының яхшы һәм шома булуын читтән килгән чаңгычылар да яратты.
📈 Нәтиҗәләр:
10 км (ир-атлар)
Сәләхов Илфар (Кукмара) - 32:20
Габдрахманов Рәис (Яр Чаллы) - 33: 24
Дәүләтшин Азат (Саба) - 36:1215 км (ир-атлар)
Таипов Нияз (Б. Саба) – 40: 52
Таипов Алмаз (Б. Саба) - 40: 53
Михаил Комендантов (Зәй) - 42:20
10 км (хатын-кызлар)
Вәлиева Рамилә (Яр Чаллы) - 32:19
Дектерева Елена (Түбән Кама) - 35:34
Скворцова Ксения (Әлмәт) - 35: 36
Саба районының Топ-10 чаңгычысы
Галимҗанов Ришат, Рамил Хуҗин, Рәхимова Фәридә, Сабина Хәбирова, Мөбәрәкова Алия, Мөбәрәкова Алисә.
Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр алдылар.
Чыганак: Сабинский муниципальный район
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев