Салават Фәтхетдинов нинди социаль челтәрдә "утыра"? [фото]
Җырчының социаль челтәрдә теркәлүе хакында улы Рөстәм хәбәр итте. Əтисенең телефон тотып төшкән фотосурәте астына ул: "Барлык социаль челтәрләрдә берничәшәр әтинең исеменнән ялган битләр теркәлгән. Салават Фәтхетдинов бары тик "Фейсбук"та һәм "Инстаграм"да, язылыгыз", - дип куйган ул. Җырчының Инстаграм тарихы гаилә фотоларыннан башлана. Хәбәр итүенчә, әлеге көннәрдә ул - Башкортстанда....
Җырчының социаль челтәрдә теркәлүе хакында улы Рөстәм хәбәр итте. Əтисенең телефон тотып төшкән фотосурәте астына ул: "Барлык социаль челтәрләрдә берничәшәр әтинең исеменнән ялган битләр теркәлгән. Салават Фәтхетдинов бары тик "Фейсбук"та һәм "Инстаграм"да, язылыгыз", - дип куйган ул.
Җырчының Инстаграм тарихы гаилә фотоларыннан башлана. Хәбәр итүенчә, әлеге көннәрдә ул - Башкортстанда. Əнисе белән төшкән фотосурәте белән дә бүлешә. Хәзер җырчының кайда йөргәнен, нәрсә эшләгәнен белеп торачакбыз.
Улы Рөстәмнең битен карасаң, ул әтисе белән смс аралашуын да "элгән". Сәхнәдән бик горур һәм кырыс күренгән җырчының тормышта исә ихлас, бала җанлы икәнен аңлыйсын. Ярыш алдыннан катнашучы улы өчен ничек җан атып тора, укыгыз әле:
Инстаграмга килгәндә кемнәр генә юк анда хәзер! Хәния Фәрхи дә, Гүзәл Уразова да, Җәвит Шакиров та!.. Бер Айдар Галимов кына юк. "Инстаграм"да "клон"ы бар иде, аны да бетереп атканнар. "Айдар" студиясе директоры Павел Волонихин исә болай ди:
- Айдар Галимов көн дә "В контакте"дагы рәсми төркемен, андагы комментарийларны укып бара. Электрон почтасындагы хатларга күз сала, сайтындагы "Кунак бите"нә керә. Аның бары тик шуңа гына вакыты җитә. Ул бер социаль челтәрдә дә теркәлмәгән!
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев