Салым инспекциясендә “Ачык ишекләр” көннәре үткәреләчәк
Агымдагы елның 3-4 апрелендә салым инспекцияләрендә иминият кертемнәре түләүчеләр өчен өчен "Ачык ишекләр" көннәре үткәреләчәк. Әлеге көннәрдә барлык теләүчеләр салым инспекциясе хезмәткәрләреннән иминият кертемнәре хисабы формасын, түләү документларын тутыруга, иминият кертемнәре буенча бурычларны көйләүгә кагылышлы консультацияләр алачак. Федераль салым хезмәтенең 10нчы районара инспекциясендә дә "Ачык ишекләр" көнендә катнашучыларга иминият кертеменең...
Агымдагы елның 3-4 апрелендә салым инспекцияләрендә иминият кертемнәре түләүчеләр өчен өчен "Ачык ишекләр" көннәре үткәреләчәк. Әлеге көннәрдә барлык теләүчеләр салым инспекциясе хезмәткәрләреннән иминият кертемнәре хисабы формасын, түләү документларын тутыруга, иминият кертемнәре буенча бурычларны көйләүгә кагылышлы консультацияләр алачак. Федераль салым хезмәтенең 10нчы районара инспекциясендә дә "Ачык ишекләр" көнендә катнашучыларга иминият кертеменең яңа хисабын тутыру өчен бушлай программа күчереп алуга мөмкинлек тудыру максатында "Налогоплательщик ЮЛ" программасы урнаштырылган компьютер куелган эш өстәле җиһазланачак.
Иминият кертемнәре турында тулырак мәгълүматны Федераль салым хезмәте порталының "Страховые взносы 2017" бүлегеннән дә алырга була. Инспекциянең дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча эш режимы, телефоннары «Адреса и платежные реквизиты Вашей инспекции» онлайн-сервисында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев