САЛЫМНАР ТУЛӘР ЧАК ҖИТТЕ
Яңалыклар

САЛЫМНАР ТУЛӘР ЧАК ҖИТТЕ

Бу көннәрдә гражданнарга узган 2018 ел өчен милек салымнарын түләү кәгазьләре килә башлады. Алар адресатларына почта белән этаплап 1 ноябрьгә кадәр тапшырылачак. Федераль салым хезмәте порталында теркәлүчеләргә “Шәх­си кабинет”ларын ачып карарга ки­рәк. Аларга түләү кәгазләре электрон рәвештә җибәрелә. Агымдагы елда физик затлар милек, жир hәм транспорт салымнарын 2019 елның 2 декабренә түләп бетерергә тиешләр.

Фото: baltaci.ru


Нет комментариев