Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәндә бакча балалары әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән берлектә авыл чишмәсен чистарттылар

Чишмәләр- элек-электән кешенең яшәү чыганагы булып торган. Ә аларны чистарту, төзекләндерү һәм кадерләп тоту- изге эш.

  Шушы сүзләрне истә тотып, Шәмәрдән авылының 1 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләр  авылыбыз җирлегендә урнашкан чишмәне чистартырга бардылар.   Балаларда хезмәт күнекмәләрен тәрбияләү- җиңел эш түгел. Аны башта күрсәтә белергә кирәк. Мондый күмәк эшләрне башкарырга инде күнегеп килгән балалар, олылар белән беррәттән чишмәнең тирә-юнендәге чүпләрне җыештырдылар, тырмаладылар. Эш барышында олылар тарафыннан чишмәләр, аларның  файдасы, табигатьне сакларга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Әлеге хезмәттә катнашкан һәр кеше  кәнагатьлек һәм үз эше өчен горурлык хисләре кичерде.

Эльмира Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев