Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезне алдаганнарын сизәсезме [сораштыру]

Белгечләр, икътисадый кризис вакытында ризык җитештерүчеләрнең хәрәмләшү очраклары ешая, дип билгели. Алар кап эченә товарны аз сала, начар чимал куллана икән. Мәсәлән, бер литр сөт салу урынына 900 миллилитр гына тутыралар. Ризыкның рецептурасын да үзгәртергә мөмкиннәр, онның начар сор­тын сайлыйлар, арзанлы үсемлек майларын кулланалар. РФ Дәүләт Думасы депутатлары әлегә бу...

Белгечләр, икътисадый кризис вакытында ризык җитештерүчеләрнең хәрәмләшү очраклары ешая, дип билгели. Алар кап эченә товарны аз сала, начар чимал куллана икән. Мәсәлән, бер литр сөт салу урынына 900 миллилитр гына тутыралар. Ризыкның рецептурасын да үзгәртергә мөмкиннәр, онның начар сор­тын сайлыйлар, арзанлы үсемлек майларын кулланалар. РФ Дәүләт Думасы депутатлары әлегә бу турыда уйламый, әмма аларны юл буенда җиләк-җимеш, яшелчә, гөмбә сатучылар борчый. Ә сез соңгы арада ризыкның сыйфаты кимегәнен сизәсезме? Юл буенда сатып утырган кешеләрдән ризык сатып алганыгыз бармы?

Фирдүс ТЯМАЕВ, җырчы:


- Бу кризис дигән­нәр­нең, киресенчә, уңай яклары күбрәк түгелме икән? Кешеләр үзара ярышып эшли кебек. Кемнең клиентларын югалтасы килсен?! Шуңа сыйфат начараймый. Без гел хәрәкәттә, юлда йок­лыйбыз, юлда ашыйбыз дигәндәй. Шуңа күрә җи­ләген дә, яшелчәсен дә сатып алабыз. Каен җиләген бөртекләп җыярга вакыт бармы соң инде минем?! Ә бит сезон вакытында курасын да, җир җиләген дә, карлыганын да ашыйсы килә. Сатып алам, әлбәттә. Балык Бистәсеннән кайтып барганда яулыклы ападан бер чиләк карлыган сатып алдым. Ышанам мин аңа, үзебезнең татар апасы бит! Тәмләп ашадык, беребез дә агуланмадык. Аларга сату итәргә чикләүләр кертүне һич аңламыйм, җиңел тормыштан чыгып басмый бит алар. Урлап сатмыйлар.

Миләүшә ҖАМАЛИЕВА, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе:


- Үз эшенә җаваплы караган, клиент базасын югалтырга теләмәгәннәр сый­фатның югары дәрәҗәсен саклау өчен бөтен көчен куячак. Үземә килгәндә, җи­тештерүчеләрнең хәрәм­ләшүен сизмим. Капларга да тиешенчә күләмне салалар. Ризык алам икән, сос­тавны укымыйча сатып алганым юк. Бу - тормыш принцибым, шуңа мине алдау авыр. Үзе­бездә җитеш­терелгән, саклау срогы да кыска булган азык-төлеккә өстенлек би­рәм. Ә юлларда бер белмәгән кешеләрдән җи­ләк-җимеш, гөмбә, яшел­чә сатып алырга минем баш икәү түгел. Сәламәтлегем кадерле булганга андый адым ясамыйм, башкаларны да шуңа өй­рәтәм. Юлда азык-төлек сатып алырга ярамавын туганнарым да, дусларым да белә.

Рәйсә ГАРИПОВА, пенсионер:


- Бер авыз пешкәннән соң өреп кабалар. Минем дә шулай булды. Мамадыш юлында төрле җиләк саталар, Чаллыдан Казанга кайтканда, туры килсә, сатып ала идек. Бу юлы да карыйбыз: хатыннарның чи­ләкләрендә - хуш исле җир җиләге. Түзмәдек, ирем белән сатып алдык. Яңа гына җыйдык, дип мактап саттылар. Кайттык, бушаттык, ә чиләкнең уртасында чере­гәнрәк, вак җиләкләр булып чыкты. Кибеттәге азык-төлеккә кил­гәндә, мәсәлән, атланмайны капка азрак сала башладылар кебек, әмма бер дә контроль үлчәүләргә салып тикшергәнем булмады. Гади халык кына түгел, бездә дәүләт тә аны тикшерми, азык-төлек сыйфатын конт­рольдә тоту хез­мә­те системага салынмаган.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, маркетолог:


- Азык-төлекнең күләме кимүен күзәтәм. Әмма җитештерүчеләр ул турыда яза, кечкенә шрифт белән булса да, ул мәгълүматны укып була. Игътибарсыз сатып алучы 900 миллилитр­ны 1 литр дип алырга мөмкин. Кешенең ваемсызлыгы аркасында кесә калынайту галәмәте бар. Алданмаска кирәк. Гомумән, бар җирдә дә "Ашан"дагы кебек булсын иде ул: анда азык-төлекнең бер килограммы ничә сум торганы да, кап эченә салып сатылганда күпме акча түләргә туры килгәне дә күренеп тора. Бик уңайлы. Бу очракта җитештерүче өч кәнфитне телевизор сыярлык капка салып сатмас иде. Ә юлда сатып алганым бар, җиләкне дә, балны да. Бал белән алдандым, ә менә җиләге бик тәмле булды.

("Ватаным Татарстан", /№ 107, 25.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев