Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Шаян" балалар каналы редакциясе "Болгар" радиосы бинасында эшләячәк

Төп герой Шаянның дусларының берсе үрнәк кыз Биби, каналның җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова булчак.

Бүген "Болгар" радиосы бинасында "Шаян ТВ" балалар каналын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада "Яңа гасыр" телеканалының генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

"17 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка татар телендә балалар каналы проекты тәкъдим ителде. Татар телендә эшләүче "Шаян ТВ" республика телевизион балалар каналы 1 февральдә "ТНВ Татарстан" һәм ТНВ "Планета" телеканалларында эшли башлаячак. Аның төп максаты - белем бирү һәм татар телен, мәдәниятен тарихын популярлаштыру", - дип сөйләде Илшат Әминов.

Әминов сүзләренчә, "Шаян" каналы редакциясе "Болгар" радиосы бинасында эшләячәк. Каналда 20 дән артык оригиналь программа, уен-шоулар, мультипликацион фильмнар урын алачак. "Телевизион тапшыруларны карау буенча яшь һәм психологик үзенчәлекләре истә тотып, түбәндәге яшь категорияләренә бүлдек: 3-7 яшь, 7-11 яшь, 11-15 яшь", - диде генераль директор.

Яңа каналны балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе башлыгы Рамилә Сәхабетдинова җитәкләячәк.

Илшат Әминов каналның бюджеты турында төгәл сумма әйтмәде. "һәрхәлдә "Карусель" балалар каналыныкы кебек елына 900 миллион сум булмас дип ышанам", - диде ул.

Каналның төп герое шук һәм кызыксынучан малай Шаян булачак. Аның дуслары үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, электрон уенчык Маэмай.

"Шаян" каналында "Җырлы селфи", "Уймак", "Татарча өйрәнәбез", "Шома бас", "Кичке әкиятләр", "Күчтәнәч" һәм башка тапшырулар чыгачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев