Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Шаян" каналына тәрҗемәчеләр кирәк булачак

Мультфильмнарны шәхси студияләргә тәрҗемә иттерү зур чыгымнар таләп итә.

Тиздән ачылачак “Шаян” балалар телеканалына тәрҗемәчеләр кирәк булачак. Бу хакта бүген “Болгар радиосы” бинасында узган матбугат конференциясендә “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте.

“Фиксиләр”, “Супер канатлар” мульфильмнарын “Халкыбыз мирасы” студиясе тәрҗемә итте. Ләкин бу зур чыгымнар сорый. Безнең үзебездә дә тәрҗемә итү студиясе бар. Мультфильмнарны тәрҗемә итү өчен тәрҗемәчеләр таләп ителәчәк”, – ди Илшат Әминов. Аның әйтүенчә, тәрҗемәче вазифасына татар теле укытучыларын чакыру ихтималы бар.

Открытие телеканала "Шаян"

“Бездә татар телен саклап калуга барлык мөмкинлекләр дә бар дип саныйм. Иң мөһиме – теләгебез зур”, – ди ул.

Татар телендә чыгачак 20 проектның 30 проценты – аң-белем һәм тәрбияви тапшырулар, 20 проценты – телевизион уен-викториналар, 20 проценты – мультипликацион сериаллар, 10 проценты – балалар өчен сериаллар, 10 процентыы – фәнни-популяр һәм документаль фильмнар, 10 проценты тулы метражлы фильмнар булачак.

“Шаян” каналы спутник, кабель челтәре, Smart TV, Интернет, Шаян.ru сайтларында трансляцияләнәчәк. Шулай ук аны гаджетлардагы махсус “Шаян” мобиль кушымтасы аша да карап булачак.

Каналның партнерлары: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ, Бөтендөнья татар конгресы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Әкият” Дәүләт курчак театры һәм башкалар.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев