«Солдатта булган диләр»
Олыяз авылы мәдәният йортында 23 февраль көнне «Солдатта булган диләр» исеме астында ветеран солдатлар белән очрашу кичәсе узды.
Кичәнең беренче өлешендә районыбызның ракета-артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр Шамсун Сөнгатов җитәкчелегендә чыгыш ясады. Алар арасында Миннислам, Кәримов Делюс Закиров, Айзат Гәрәев, Илгизәр Әхмадуллин, Әнвәр Мингалиев бар иде. Танкист-артиллеристлар тамашачыларны матур жырлары белән сөендерде.
Икенче өлештә авылның ветеран-солдатлары Илнур Сөнгатов, Әнәс Гайсин, Ришат Нурмиев, Әсхәт Нурмиев ярыш - конкурста көчләрен сынады. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев