Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шөпшәләр активлашты: аллергия булганда, бу бөҗәкнең тешләве үлемгә китерергә мөмкин

Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә август аенда шөпшәләр активлыгы әлеге бөҗәкләрнең тормыш циклы үзенчәлекләре белән бәйле. Бу хакта Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты, зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев сөйләгән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шөпшәләр күбәю — август өчен гадәти хәл. Аларның тормыш циклы шундый. Ояны алар май аенда ясый, йомырка салалар, һәм менә шунда аларның саны арта башлый. Иң нык арту вакыты августка туры килә, диаметры 3-4 сантиметр булган оя 30-40 сантиметрга җитәргә мөмкин. Анда инде йөзләгән шөпшә бар», — дип аңлата энтомолог.

Шөпшәләрнең үзләренә ашар өчен татлы ризык кирәк, личинкаларына — башка бөҗәкләр, һәм шуңа күрә алар «һәрвакыт актив эзләнүдә». «Бал кортлары белән чагыштырганда, шөпшәләр агрессиврак, кулларыңны болгый башлауга, тешләргә дә мөмкиннәр, бигрәк тә боҗан — зур шөпшәләр. Бал кортлары исә кеше шулай кыланса, гадәттә, очып китәләр», — дип ассызыклый галим.

Сентябрьдә беренче салкыннар төшүгә, нигез салучы ана шөпшәләр кышларга китә, ә калган шөпшәләр үлә. Төклетураларда да шундый ук тормыш циклы күзәтелә, ә бал кортларында, шул исәптән кыргый бал кортларында да, бөтен оя кышлый, дип төгәллек кертә Шулаев.

Шөпшәләр еш кына, әгәр ачык булса, сок савытына керә икән, шуңа галим эчкәндә сак булырга киңәш итә. Нәтиҗәдә, кешенең авыз куышлыгын тешләргә яки ул бөҗәкне хәтта йотарга да мөмкин, бу бик куркыныч. «Әгәр шөпшәләр очып килсә, иң яхшысы — бу урыннан китү, кулларыгызны болгап, ачуларын китерергә мөмкинсез, ә алар хәтта очып барганда да тешли ала», — дип өсти ул.

Аллергия булганда, шөпшә тешләве үлемгә китерүе ихтимал. Хәтта аллергиясе булмаган кеше дә, күпләп тешләсәләр, үләргә мөмкин. Шуңа күрә шөпшә ояларын бөҗәкләр актив булмаган вакытта — төнлә юк итәргә кирәк (яки дезинсекция хезмәтен чакырырга).

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-federal-universitety-galime-tatarstanda-sopsalar-aktivlasu-sababen-anlatty-5875017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев