Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган песи Виктор Рөстәм Миңнеханов янына кунакка кергән

Татарстан Президенты үзенең эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән традицион фотоны урнаштырды, фотода шулай ук республиканың үзенчәлекле кунагы да сурәтләнгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы фотосын Instagram аккаунтында урнаштырды. Шулай ук фотода танылган симез песи Виктор да сурәтләнгән.

Искәртеп үтик, песи һәм аның хуҗасы — блогер Михаил Галин Казанга кичә иртән поездда килде.

«Ул (песи) Татарстан халкына республика Президентының эш кабинетыннан хәерле иртә теләде һәм чын татар каймагы белән сыйланды», — дип яза «Аппаратная» Telegram-каналы.

Блогер үзенең йорт хайваны белән Казанда өч көн — 11-13 мартта булачак. Бу гадәти булмаган тандем Казанның истәлекле урыннарын бәяли алсын һәм җирле үзенчәлекләрне тойсын өчен Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында мәдәни программа әзерләгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев