Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар теленә... курчак өйрәтәчәк

Уен-муен эш түгел бу! Татарстанда саф татар телендә сөйләшүче уенчыклар җитештерүне җайга салмакчылар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­новның халыкны кабул итүеннән соң билгеле булды.Республика башлыгы Россия Президентының Татарстандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шәхси мәсьәләләр буенча мөрә­җәгать итүчеләр белән аралашты.

Рөстәм Миңнехановтан яр­дәм сорап килүчеләр арасында Питрәч районының Богородское авылыннан бер кочак курчак күтәргән Эльза Хөс­нетдинова да бар иде. Укучыларыбызга ул яхшы таныш. Мөсел­ман курчаклары иҗат итүче эшмәкәр турында язган идек инде. Хәзер исә Эльза Хөснетди­нованың курчаклары татарча җырлый башлаган әнә.

 
“Татарстан Президентының туган телебезне саклауның әһә­мияте турындагы, моның өчен һәркем үзен­нән өлеш кертергә тиеш, дигән сүзләрен ишеткәч, татар телендә сөйләшүче уенчык ясау теләге туды. Мөселман курчакларын дүрт елга якын иҗат итәм. Эш җайга салынган дисәм дә була, шуңа күрә курчаклар ясауны тагын да җәел­дерергә булдым”, – дип сөйләде “ВТ” хәбәрчесенә Эльза Хөснет­динова. Татарча сөй­ләшүче курчаклар иҗат итү­не Питрәч районы җитәк­челеге дә хуплаган. Эш­мәкәргә тәүге уенчыкларны иҗат итүгә киткән чыгымнарны капларга булышканнар. Татар курчагы исәнлә­шеп кенә калмыйча, халык­ның яшәү рәвеше, милли аш-сула­рыбыз турында да шартлатып “сөйли” белә. Балаларга уйнарга кызыграк булсын өчен, уенчык­ның киемен алмаштырырга мөм­кин. Бәясе – өч мең сум чамасы. Тәвәккәл таш яра, ди: Эльза Хөс­нетдинова ирешкән уңышла­рында гына тукталып калмаган. Проект турында Президентка да сөйләде ул.


“Рөстәм Миңнехановка татарча сөйләшүче курчаклар бик ошады, – ди эшмәкәр. – Президент әйтүенчә, мондый уенчыклар балаларга кечкенәдән үк татар телен өйрәнергә ярдәм итә, милли горурлык хисе уята. Республика башлыгы ярдәм итәргә дә ышандырды. Ул Казан халык сәнгать кәсепләре һөнәри лицее белән хезмәттәшлек итү мөм­кинлеге турында әйтте”. Алга таба татарча сөйләшүче курчаклар республикадагы балалар бакчаларында да пәйда булмагае. Президент әнә шундый тәкъдим дә җиткергән. Республика башлыгы белән очрашудан соң, Эльза Хөснетдинованы Татарстан мәдә­ният министры Ирада Әю­пова белән очрашуга чакырганнар. Хәзер уенчык кызга иптәшкә татарча сөйләшүче малай җи­теш­терә башлау фикере дә бар. Аларга исемнәр дә уйлап тапмакчылар.


Халыкны кабул итү барышында Рөстәм Миңнехановка Буа районының Лашчы разъезды бистәсендә яшәүче мәктәп укучысы – спорт мәйданчыгы, башкалада ике баласын берүзе тәрбияләүче ана музыка белән шөгыльләнүче улына – баян, Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче ишле гаилә – микроавтобус сатып алырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Президент мәсьәләне хәл итү җаен эзләп табарга сүз бирде.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев