Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкын финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләргә чакыралар

Егерме сорауга дөрес җавап бирә алучылар исемле сертификат алачак.

7-16 декабрьдә теләге булган һәр кеше финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетның сорауларына җавап биреп, үзенең финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяли алачак.

Катнашучылар финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуларын тикшерә, шулай ук үз белемнәрендәге кимчелекләрне тулыландыру өчен шәхси киңәшләр  алачак.

Зачет ике өлешкә бүленгән. Барлык гражданнар өчен кертемнәр, кредитлар, иминиятләштерү турындагы сораулардан тыш, эшмәкәрләр өчен дә аерым биремнәр бар. Шул ук вакытта катлаулылык буенча база булганын яки өстәмә дәрәҗәлесен сайларга мөмкин.

20 һәм аннан күбрәк сорауга дөрес җавап биргән катнашучылар исемле сертификат алачак. Зачет узу вакыты - бер сәгать. Сынауны үтү исәбе чикләнмәгән.

Зачетны оештыручылар - Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы. Онлайн-зачет өченче тапкыр үткәрелә. Соңгы ике елда   анда ярты миллионнан артык катнашучы булды, шул исәптән чит ил вәкилләре дә бар иде.

Тулырак мәгълүматны  finzachet.ru сайтында алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев