Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтияте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча узган XV Бөтенроссия турнирыннан райондашларыбыз җиңү белән кайтты

Ярышлар башланыр алдыннан барлык спортчылар намаз уку тәртипләре буенча тест тапшырды.

  Чаллы шәһәрендә Марат Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбендә Татарстан мөфтияте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Ярышларны оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте. Турнир Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узды. Ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары мөселманнар арасында татар көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру, мөселман яшьләрен берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.

«Турнирда Татарстан, Башкортстан һәм Чувашиянең 20 районыннан 60 спортчы катнашты. Ярышлар яхшы әзерлек белән, имгәнүләрсез узды, көрәшчеләр тамашачыларны искиткеч алымнары белән таң калдырды. Ярыш кысаларында һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр игълан ителде, алар акчалата призлар, иганәчеләрдән бүләкләр, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде», – дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Милли көрәш буенча турнир биш авырлык категориясендә узды. 100 килограммга кадәр үлчәүдә райондашыбыз  Ильяс Хуҗәхмәтов – 2 урын, кул көрәше буенча 70 килограммга кадәр үлчәүдә Гәрәев Илфар 1 урынны, Хуҗәхмәтов Мәүлит 60+ яшь категориясендә көмеш медаль яуладылар.

Аннары кул көрәше һәм милли көрәш буенча беренче урыннар яулаучылар хаҗга юллама уйнатуда катнашты. Хаҗга юлламага Чаллыдан 38 яшьлек армрестлер Фәнис Нурхәммәтов лаек булды, ул 85 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңү яулады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына компетентлы жюри карары белән Чаллы командасы лаек булды.  Саба командасы, өченче урынны яулады һәм махсус диплом белән бүләкләнде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/diniya-nazarate-kubogyna-tatarca-koras-ham-kul-korase-buenca-xv-botenrossiya-turniry-uzdy-5896060

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев