Теләге булган һәркем эш урынында прививка ясатты.
Кичә Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясатты.
«Теләге булган һәр кешегә эштә прививка ясату мөмкинлеге булдырылды», — диделәр республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.
Эш бирүче коронавирустан прививка ясатырга теләгән хезмәткәрләр өчен вакцинацияне оештыру төрен сайлый. Бу очракта процедура күчмә форматта узды. Прививканы табибларның күчмә бригадасы ясады.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова Covid-19 инфекциясеннән вакцинациянең беренче этабын узды.



Фото: Татарстан Президенты Аппараты
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев