Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 1 апрельдән кызамыкка каршы прививка ясаячаклар

“Чистарту иммунизациясе” исемле әлеге акция кысаларында, 2019 ел планына кермәгән балаларга прививка ясалачак.

Татарстанда кызамыкка (корь) каршы прививка махсус акция кысаларында ясалачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

“Кичә Россиянең баш санитар табибы Анна Попова “чистарту иммунизациясе” кысаларында, балалар һәм яшүсмерләргә кызамыкка каршы прививка ясау турындагы боерыкны имзалады. Ул грипп һәм ОРВИ эпедимиясе тынгач, 1 апрельдән башланачак”, - диде Авдонина.

Любовь Авдонина сүзләренчә, “чистарту иммунизациясе” – теге яки бу сәбәп белән 2019 ел планына кермәгән, моңа кадәр прививка ясалмаган һәм авырмаган балалар арасында үткәрелә.

“Болар – прививкадан баш тартучылар, ниндидер сәбәпләр аркасында поликлиникаларга теркәлмәүчеләр һәм кыен шартларда яшәүчеләр”, - диде урынбасар.

Авдонина сүзләренчә, әлеге акция кысаларында вакцинация бушлай үткәрелә.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев