Татарстанда 30 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
Яңалыклар

Татарстанда 30 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган

14-20 апрельдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 30 очрагы теркәлгән.

Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Шуларның 11е - Казанда теркәлгән. Чаллыда - 8, Бөгелмә районында - 3, Әлмәттә - 2, Арча, Балтач, Зәй, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында - берәр шундый очрак ачыкланган.

http://intertat.ru


Нет комментариев