Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда атна ахырына 26 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда атна ахырына бик җылы һава торышы киләчәк. Атна уртасында көнбатыш циклон аркасында республикада яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Чәршәмбе көнне күпчелек районнарда яңгыр фаразлана, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Һава температурасы төнлә 8-13 градус, көндез 17-22 градус тәшкил итәчәк.

27 апрельдә урыны белән бераз яңгырлар күзәтелә. Шулай ук җилнең 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә 7-12 градус, ә көндез 18-23 градуска кадәр җылы була.

28 һәм 29 апрельдә республикада бик җылы булачак. Явым-төшем тукталачак, һава температурасы көндез 20-24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-atna-axyryna-26-graduska-kadar-ylyta-5870144

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X