Татарстанда балаларны бакчага һәм мәктәпкә кабул итүгә багышланган кайнар элемтә эшли
Дүшәмбе, 21 августта, Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар элемтә уза. Халык балалар бакчаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары уку йортларына балаларны кабул итү проблемалары турында хәбәр итә ала.
Шалтыратулар 10:00-15:00 сәгатьләрдә 7(843)236-00-71 телефоны аша кабул ителә, сорауларны WhatsApp мессенджерына 7(939)345-37-50 номеры буенча җибәрергә мөмкин.
Сорауларга Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика Дәүләт Советының «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан прокуратурасы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре җавап бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-balalarny-bakcaga-ham-maktapka-kabul-ituga-bagyslangan-kainar-elemta-bula-5875193
Фото https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев