Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшләми торган көннәр озайтылмаячак

Элегрәк кертелгән чикләүләр 7-нче ноябрьдән соң да гамәлдә булачак.

Татарстанда эшләми торган көннәрне 7-нче ноябрьдән соң озайтмаячаклар. Мондый карарны Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Эпидемологик вәзгыять турында аңа бүген оператив штаб хәбәр итте.

Элек кертелгән чикләүләр һәм кайбер объектларның эшенә тыюлар, тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар уздыруны тыю санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» агентлыгында.

Эпидемологик вәзгыятькә карап, өстәмә чикләү чаралары кертү мөмкин. Аларның исемлеге хәзер Татарстан Хөкүмәте каравында.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев