Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча Иделдә яңа круизлар, Сочи һәм Алтайга авиарейслар ачыла

2023 елгы яңа туристлык сезонында Казаннан «Бөек Идел юлы» бренды белән Идел буйлап күп санлы круизлар башлана. Моннан тыш, Татарстаннан Алтай Республикасына турыдан-туры даими авиарейслар булачак. Яңа юнәлешләр «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсеш ала.

Татарстан башкаласыннан яңа круизлар эшли башлау белән «Валдай» су транспортында Чабаксарга кадәр барырга һәм кайтырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты. «Бөек Идел юлы» брендлы елга круизларында Идел буйлап өскә һәм аска таба барып була.

«Июньнән Казан белән Чабаксар арасында «Валдай»да төбәкара пассажирлар ташу яңадан башланачак. Узган ел бу юнәлештән файдалануга ихтыяҗ зур булган, йөкләнеш 100 процент тәшкил иткән», — дип сөйләде Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Моннан тыш, Татарстан белән Алтайны яңа авиарейслар тоташтырачак. Самолетлар атнага берничә тапкыр – дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә оча. Казаннан самолет 00.45 сәгатьтә китә, Таулы Алтай шәһәренә 08.10 сәгатьтә барып җитә дип планлаштырыла. Юл вакыты 3 сәгать 25 минут. Самолет Таулы Алтай шәһәреннән Казанга 9.15 сәгатьтә очачак, Татарстан башкаласына ул 8.50 сәгатьтә килеп җитә.

1 июньнән Казаннан Мәскәүгә көн саен тугыз рейс, Санкт-Петербургка өч рейс башкарылачак. Казан белән Мәскәү арасындагы очышларның гомуми ешлыгы 42 дән 63 рейска кадәр арта.

Моннан тыш, җәй көне Татарстанда яшәүчеләргә Казаннан популяр ял итү урыннарына - Сочига (тәүлек саен, ә июльдән сентябрь башына кадәр көн саен ике рейс), Минераль Суларга (атнага өч рейска кадәр) һәм Антальяга (тәүлек саен ) туры рейслар тәкъдим ителә.

Искәртеп узыйк, Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан бирле Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-idelda-yana-kruizlar-soci-ham-altaiga-aviareislar-acyla-5870380

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев