Татарстанда карантинга 38 сыйныф ябык
Яңалыклар

Татарстанда карантинга 38 сыйныф ябык

Укучылар Казан, Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында өйдән укый.

Татарстанда ОРВИ белән авырып, өйдә укучы 38 сыйныф бар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Өйдә 38 сыйныф укый, бу 942 укучы дигән сүз», - дип билгеләп үтте спикер.

Кискен респиратор вируслы инфекцияләре аркасында Казанда 33 классны өйдәге укытуга җибәргәннәр, дүртесе - Югары Осланда һәм берсен - Лениногорск районында.

Исегезгә төшерәбез, әгәр 20% укучы дәресләрдә булмаса, класс өйдә укытуга җибәрелә.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru


Нет комментариев