Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атна эчендә 10 процентка арткан
Яңалыклар

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атна эчендә 10 процентка арткан

Республика территориясендә 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән.

Узган атнада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан. Республика территориясендә 16-22 июльгә 5 мең 294 авыручы теркәлгән булса, 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре хәбәр итә.

Бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 13,8 процентка түбәнрәк.

Фото: https://pixabay.com | qimono

http://tat.tatar-inform.ru


Нет комментариев