Татарстанлылар бензин өчен акчаларын янга калдыра башлаган
Яңалыклар

Татарстанлылар бензин өчен акчаларын янга калдыра башлаган

Республикада бензинга уртача чек 15 процентка арзанайган.

Татарстанда бензинга уртача чек 10-15 процентка арзанайган, дип белдерде ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе башлыгы Ирек Сөләйманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

«Кешеләр моннан бер-ике ел элек заправкада 500-1000 сум акчасын сарыф итсә, хәзер әлеге чекның 300 сумга кадәр кимүе күзәтелә», - дип искәртте Татарстандагы автозаправка станциясе милекчесе Алмаз Гыйльметдинов.

Мондый вазгыять халыкның сатып алу мөмкинлеге кимүгә бәйле, ди ул. 

Фото: Ильнар Тухбатов


Нет комментариев