Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 200дән артык авыл-шәһәре су басу зонасындагы торак пунктлар исемлегенә кергән

Су басу ихтималы булган зонага кергән торак пунктларның күбесе Казан тирәсендә (14 авыл), Биектау (13) һәм Лениногорск районнарында (13) урнашкан.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының Татарстандагы торак пунктларны су басу ихтималы булган авыллар исемлегенә кертү турындагы боерыкны имзалады. Шул хактагы документ ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Су басу ихтималы булган зонага кергән торак пунктларның күбесе Казан тирәсендә (14 авыл), Биектау (13) һәм Лениногорск районнарында (13) урнашкан. Узган елда язгы ташудан Лаеш һәм Арча районнары аеруча зур зыян күргән иде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда 14 муниципаль берәмлек һәм 60 торак пунктка су басу куркынычы янаган. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан язгы ташу вакытында төрле чаралар үткәрү өчен 430 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән.

Узган елда 4 гидротехник корылма ремонтланган, 2 елганың ярлары ныгытылган, 11 буаның төбе чистартылган. 2 меңнән артык кешене язгы ташуның тискәре йогынтысыннан саклау өчен тиешле чаралар күрелгән.

Фото: архив/alki-rt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев