Хәзерге вакытта сәясәтченең истәлеген нинди формада мәңгеләштерү мәсьәләсе карала.
Татарстанда республиканың элеккеге вице-президенты һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачевның истәлеге мәңгеләштереләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
"Хәзер Василий Николаевич турындагы истәлекне нинди формада саклау турындагы мәсьәлә каралачак. Әлбәттә, аның шәхесе һәм республикабыз үсешенә керткән өлеше нигезләнеп. Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәләр, ул көн тәртибендә тора», — диде Лилия Галимова.
Россиядә танылган сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев 8 апрельдә 68 нче яшендә вафат булды. 10 апрельдә Татар филармониясе бинасында гражданлык җеназасы узды.
Фото: архив/Рамиль Гали
Нет комментариев