Бүген иртән, Түбән Кама шәһәрендә, базар янындагы Вокзальная урамында тәвә кошы йөгереп йөргәнен күргәннәр.
Юлда әрле-бирле йөгереп йөргән страусны тотарга тырышканнар, бераз артыннан куганнан соң, аны тота алганнар, — дип хәбәр итә ntr-24.ru. Кош, «Фактория» базасы янында урнашкан зоопарктан качкан булырга мөмкин дигән фаразлар бар.
Чыганак: ntr-24.ru


Нет комментариев