Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчеләр гел эштә

Авыл хуҗалыгында эш тынмый

  Учреждениеләр  ял ит­кән­­дә  районыбыз тер­лек­че­­лә­ре бер  көн дә  кал­мый­ча,  җи­тештерүчән хез­мәттә бул­ды. Әйтик, 1 гыйн­варда фер­маларда ба­ры­сы 293,5 тон­на  сөт  са­выл­ды, 11 бозау ту­ды, бер  сыерның продуктлы­лы­гы 26,3 килограмм тәшкил итте. Былтыргының шушы чорына карата иң югары  җитештерүчәнлеккә “Мө­хәм­­мәтшин” крестьян-фер­­мер хуҗалыгында иреш­­теләр. Ягъни 8 гыйн­вар­да һәр сыердан 37,9  килограмм (2023 елда –31,4 кг.)  сөт  савып  алынды, ка­бул итү пунктларына 25,5 тонна  сөт озатылды. Көн­дәлек  са­вым “Игенче”, “Курсабаш”, “Нырты”, “Си­мет” ху­җа­лык­ларында да узган елгы  күр­сәт­кеч­ләрдән югарырак.  Гыйн­вар  аенда таналардан 519 бозау  алынуы   көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев