Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туры эфир карагыз

Туры эфир карагыз

Татарстан Республикасы Яшь­ләр эшләре министрлыгы 8 апрельдә 17.45 сәгатьтә  яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы шартларда торак сатып алуда дәүләт ярдәме чараларына багышланган #ЖильеМолодымРТ туры эфиры оештыра. Яшьләргә һәм гаиләләргә торак сатып алганда республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр. «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыятенең торак проектлары тәкъдим ителәчәк, шулай ук  торак шартларын яхшырту өчен торак бәясенең 35 процентына якынын кире кайтаруны күздә тоткан дәүләт субсидияләренең федераль программасы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека программасы буенча торак сатып алу өчен ташламалар турында беләчәкләр. Сылтама өчен мөстәкыйль тоташтыру: https://www.youtube.com/watch?v=RZxeRVopuew.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев