Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Уен Фест” - 1нче Республика традицион уеннар фестивале

1нче июнь көнне «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә “Уен Фест” 1нче Республика традицион уеннар фестивале үтте. Музей – тыюлыкта бәйгеләр, уеннар, күңелле фәнни экспериментлар, викториналар, мастер – класслар белән фәнни – танып – белү, күңел ачу тематик мәйданчыклары эшләде. Фестиваль кысаларында Идел буе халыкларының милли уеннары өчен интерактив мәйданчыклар оештырылды.

Шулай ук Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларыннан балалар коллективлары чыгышын күрергә һәм тәҗрибәле осталар ярдәмендә матур сувенирлар күрергә мөмкин иде. Шушында ук “Уен Фест” 1нче Республика традицион уеннар фестивале финалистларын бүләкләү тантанасы да үтте. Югары Шытсу мәдәният йортының “Зәлидә” төркеме дә җиңүче булды һәм Мәскәүгә “Хыял утравы” аттракционнар паркына сертификат белән бүләкләнде.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев