Бердәм федераль тест нәтиҗәләре буенча математика һәм информатика укытучыларының яртысы әлеге биремне башкарып чыга алмаган.
Тарих, экономика, рус теле һәм әдәбиятыннан укытучыларның чирегенең нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаган. Ә менә җәмгыять белеме һәм хокуктан укытучылар биремне уңышлырак башкарып чыкты, дип хәбәр итә Россия мәгариф күзәтчелеге матбугат хезмәте.
Ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов белдерүенчә, бу тикшерүләрнең максаты — «безнең педагогик кадрлар әзерләү системасы дөньяда иң яхшыларның берсе булсын өчен, квалификация күтәрүдә тиешле нәтиҗәләр чыгару».
Нет комментариев