Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урлаган – бер, урлаткан мең гаеп­ле: шәхси милекләрен сигнал чаралары ярдәмендә саклауга тапшыручылар быел 54кә җитте

Кайчак "Полиция көндәлеге" рубрикасында күрсәтелгән урлашу фактларының күплеге хәйран калдыра. Ни хәл итәсең, кәкре куллылар да бар арабызда.

Әмма, урлаган - бер, урлаткан мең гаеп­ле, дигән әйтемне дә онытмыйк әле. Әйтик, аяк астында ятканны эләктереп китәргә күп сорамыйлар хәзер. Фатир караклары җай чыкканны гына көтеп йөри. Ә менә приборлар ярдәмендә саклана торган объектларга беркем дә үтеп кермәячәк. Биналарга, йортларга махсус сигнал чаралары куючылар инде халыкка 61 ел хезмәттә. Алар 29 октябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үтә. Объектларны техник чаралар ярдәмендә саклауның өстенлеге турында ведомстводан тыш сак бүлекчәсе начальнигы Айдар Галиев сөйли:

-Безнең хезмәтнең зарурилыгы инде 6 дистә еллык эш күрсәткечләре белән расланган. Шушы чорда хезмәтебезне кирәк түгелгә санаучылар да, соңрак үз объектларын сак астына алуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Быел да җитәкчеләрнең һәм ике район халкының ышанычын яулый алдык. Радиоканал системасы аша саклана торган объектлар саны - 201гә, фатирлар 14кә җитте. Былтыр бу вакытта аларның саны 167 һәм 7 иде. Ягъни сакланучы фатирлар саны гына да ике тапкыр артты. Шәхси милкенең иминлеген безгә ышанып тапшыручылар да күбәйде. Болары - нигездә законлы тәртиптә ау мылтыклары һәм һәм башка шундый әйберләр тотучылар. Былтыр шәхси милекләрен сигнал чаралары ярдәмендә саклауга тапшыручылар 38 булса, быел 54кә җитте. Иң куанычлысы шул: әлеге объектларга беркемнең дә законсыз үтеп керергә омтылыш ясаганы юк. Кем әйтмешли, урлашуга уй да калмый. Үзәктән читтәге объектларда полициянең участок вәкаләтлеләре белән элемтә "тревога" сигналы алынганда оператив эш итү мөмкинлеге бирә. Шулай ук кичке сәгатьләрдә шәхси кибетләргә, кафеларга көтелмәгән һөҗүм ясалу очрагы була калганда, ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итү өчен тревога сигнал төймәләре дә популярлаша.

Кыскасы, хезмәтебез рай­он­­да җинаятьләр санын киметүгә зур йогынты ясый. Шуның белән бергә бүлекчә хезмәткәрләре патрульлек итү маршрутларында, торак пунктларда гомуми иминлекнең торышына да сизгерлек күрсәтеп, 5 җинаять, 27 вак урлашу фактын ачтылар. Вак хулиганнарга, җәмәгать урыннарында аек булмаган хәлдә йөрүчеләргә 397 беркетмә төзеделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга да күз йоммыйлар, бу очракта тәртипсезләр турында ЮХИДИ инспекторларына хәбәр ителә.

Ведомстводан тыш сак бүлекчәсендә үз вазифаларына чын мәгънәсендә бирелгән хезмәткәрләр эшли дияр идем. Уяулык, принципиальлек, ярдәмгә әзер тору сыйфатлары күбесенә хас. Былтыр, мәсәлән, полицейский Рафил Гәрәев наркотиклар белән бәйле җинаятьне фаш итүдә дә танылды. Хезмәткәрләребез Илнур Фәйзуллин, Айзат Шәймәрданов, Илдус Галиев, Марат Габдерахманов, Илдар Дәүләтшин быел Универсиада вакытында бер ай дәвамында җәмәгать иминлеге тәэмин итүдә дә катнаштылар, үзләренә уңай бәя алдылар. Үз вазифаларын башкаруда елның-елында Наил Галиев һәм Илнур Гайнетдинов экипажы үрнәк күрсәтә. Аларның игътибарыннан бер шикле кеше дә читтә калмый. Яшьләрне эшкә әнә шундыйларның уңай сыйфатларын күздә тотып алабыз. Әйтик, яшьләрдән Лесхоз егете Илһам Мәҗитовны әйбәт кенә эшләп китте дияргә була.

Бүлекчәдә сигнал кабул итү пульты хатын-кызларга ышанып тапшырылган. Әйтик, Мөслимә Шәрифуллина оператор хезмәтен 1978 елдан җаваплылык белән башкара. Миләүшә Һадиеваның да стажы 10 елдан арта. Бухгалтерыбыз Илһамия Садыйкова да озак еллардан бирле намуслы хезмәттә. Сигнализация системасының тоткарсыз эшләве исә электрчы монтерларыбыз Азат Гарипов, Альберт Владимиров, Павел Сергеев җаваплылыгында.

Менә шундый коллективның тырышлыгы белән бүлеккә тапшырылган объектларның ышанычлы саклануы тәэмин ителә. Һөнәри бәйрәмебезне матди байлыкларын безгә ыша­нып тапшыручыларның хез­мәтебездән канәгатьлеген тойган хәлдә һәм җаваплы­лыкны тагын да арттыра бар­ган шартларда билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан барлык хезмәткәрләргә, шулай ук сак хезмәте ветераннарына нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев